Арчадагы “ Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә бердәмлек көненә багышланган чара үткәрелде. Чараның максаты Россиянең тарихын өйрәнү. Тәрбияче Гүзәлия Вәлиева сүзләре буенча , бердәмлек , татулык, күп кенә авырлыкларны, дошманнарны җиңеп чыгарга өйрәтә. Бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына мөстәкыйлегенә китергән. Туган илгә багышлап шигырьләр, табышмаклар язганнар. Беркем дә Туган иленең тарихын онытырга , мәңге истә калдырырга, бердәм булырга тиеш. Оештыручылар сүзләре буенча мондый чаралар- халыклар бердәмлеге көне тирән патриотик мәгъәнәгә ия. Яшь буында ил тарихына, ата – бабаларыбыз каһарманлыгына ихтирам тәрбияләү, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне яхшыртырга ярдәм итә.