ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Күңелле уч төбе» дигән төркемле дәрес үткәрде.

 Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча «Аңлау өчен ориентир» программасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская 9 нчы санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 10 бала өчен «Йолдызлы ил» темасына төркемле дәрес үткәрде.  

“Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” дәресләр курсы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Никифорова Татьяна 13 нче санлы социаль участогында аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдән булган балалар арасында “Кеше хокукларын бозучы секторлар турында сөйләшик” дигән темага дәрес үткәрде. 

 Алабуга районның “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт кулланучылары өчен патриотик тәрбия кысаларында Халыкара толерантлык көненә багышланган  “Без – бербөтен” дип исемләнгән чара уздырды.

Башкаларны хөрмәт итә белү, аларны төрле билгеләр буенча араламау – балалар бу чарада үзләре өчен кабул иткән язылмаган кагыйдәләр булды.

Балаларга бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, “толерантлылык” төшенчәсенең нәрсә аңлатуы турында сөйләнде. Балалар “Безнең охшаш якларыбыз”, “Комплиментлар”, “Алкышлар” уеннарын уйнады, “Төсле кәгазьодән “Толерантлык чәчәге” аппликациясен ясады, бу чәчәкнең һәрбер таҗы толерант кешедә булырга тиешле яхшы сыйфатларны чагылдырды.

Чара бабаларны түземле, толерант булырга өндәү белән тәмамланды. Бер-берең белән дус-тату яшәү өчен, без төрлө-җөрле, ләкин бертигез икәнне онытмау кирәк.

14 нче ноябрьдә Алабуга районның “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт кулланучылары өчен патриотик тәрбия кысаларында “Минем яраткан Татарстаным” дип исемләнгән инша язу бәйгесе уздырды. Бу чараның максаты булып республикабыз мәдәниятен өйрәнү, балалар арасында аны популярлаштыру, анда яшәүчеләрнең хезмәтләре һәм язмышлары белән таныштыру торды.

Инша языр алдыннан белгечләр балаларны Казан шәһәрендә гомер иткән танылган иганәче Әсгать Галимҗановның язмышы белән таныштырды. Бу кеше үз үрнәгендә кешенең халкына мәхәббәтенең нинди көчле булуы, якыннар турында кайгыртуда Ватанга булган мәххәбәтнең чагылышын күрсәтте.

Иншалар язылганнан соң, һәрбер эш укылды. Балаларның һәрбер иншасында туган җирләренә булган мәхәббәт, хөрмәт хисе чагылышы күренде.

2018 елның 9 ноябрендә, Яңа Чишмә муниципаль районы  “Кайгырту”  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, 6 бала белән, Л.Н. Толстой елы уңаеннан кызыклы чара үткәрделәр.

8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 һәм 7 нче сыйныф укучылары белән «без барыбыз да төрле, әмма барысы да кирәк " темасына толерантлык көненә багышланган мавыктыргыч һәм танып-белү дәресе узды. Башка кешеләргә, милләтләргә, диннәргә һәм аларны кабул итүгә карата хөрмәт, түземлек формалаштыру кебек сыйфатлар дәреснең төп максаты булып тора.

Халыкара әниләр Көне бәйрәме кысаларында 2018 елның 13 ноябрендә Азнакай муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү коплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “ӨМЕТ ” белгечләре белән инвалид балаларга өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү буенча чыгу оештырылды. Бала, әтисе һәм белгеч белән, үз куллары ярдәмендә әниләр өчен открытка ясадылар. Дәрес ваккытында бала үзенең иҗади сәләтен күрсәтте, эшне бик яратып башкарды.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балаларны биергэ ойрэтэлэр. Бию белу узе зур осталык. Шушы ойрэнгэн биюлэрен балалар,  аналар конендэ курсэтергэ эзерлэнэлэр. Тиздэн житэчэк бэйрэмгэ һәркем тырышып эзерлэнэ.

Нурлат районында да шундый ысул кулланыла. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларны профориентацияләү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча комплекслы чаралар планын тормышка ашыру кысаларында «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Нурлат интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе карамагындагы балалар белән төркемле дәрес үткәрелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International