Л.Н. Толстой елы уңаеннан балалар белән үткәрелгән чара, Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

2018 елның 9 ноябрендә, Яңа Чишмә муниципаль районы  “Кайгырту”  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, 6 бала белән, Л.Н. Толстой елы уңаеннан кызыклы чара үткәрделәр.

Бу чараның максаты балаларны Лев Толстой иҗаты белән таныштырудан торды.

Балаларга Лев Толстойның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган презентация күрсәтелде,шулай ук үзәк белгечләре язучының балачакта һәм яшьлек чагында булган мөһим вакыйгалары, истәлекле даталары турында сөйләделәр.

Ахырдан, балалар чара барышында алган белемнәре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар, сөйләшүдә актив катнаштылар, тәмле бүләкләр дә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International