Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгенә “Бергә булдырабыз” проекты уңаеннан Казанның “Облачко” гаҗәп кешеләр театры актерлары килде.
Халыкара Әниләр көне алдыннан Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең социаль педагогы «Әниемә хат" дигән акция үткәрде.
19 ноябрь көнне тыл хезмәтчәне, “Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында торучы Нурсия Гани кызы Ахметшина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзләренең иң изге теләкләрен җиткерү максаттыннан, юбилярны котларга, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Галимзянова Лилия Октябрис кызы, социаль эшләр буенча белгеч Галимҗанова Гөлшат Назыймулла кызы һәм социаль хезмәткәр Хәкимова Гөлназ килделәр. Барлык хезмәткәрләр исеменнән Нурсия апага истәлекле бүләк тапшырылды.
16 ноябрь көнне Балтач муниципаль районында ветераннар Советы, хатын-кызлар советы, «Ак калфак» иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре өчен яңа объектлар буенча экскурсия оештырылды. Программа бик бай булды.
19 ноябрь 2018 ел, дүшәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кыргый хайваннар дөньсына сәяхәт” дигән уен чара үтте.
“Граждан булырга бурычлы!” дәресләр циклы кысаларында “Веста” Үзәге белгече Анастасия Ильина 8 нче санлы социаль участогында күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен “Татарстанның бөек кешеләре!” дип аталган дәрес үткәрде.
“Әни+бәби” клубы кысаларында "Веста" Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында "Урамда һәм өйдә балалар куркынычсызлыгы" дигән темага дәрес үткәрде.
"Парикмахер эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында “Веста” үзәгендә “Өченче һәм дүртенче төркем чәч буяулары һәм аларның характеристикалары” дигән темага чираттагы дәрес узды.
19 нче ноябрь 2018 нче ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен халыкара әниләр бәйрәменә багышлап, оригами техникасы белән ромашка чәчәге ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: болытлы көзге көндә матур кәгазьләрдән ясалган ромашка чәчәге аша кешеләрдә күңелле бәйрәм кәефе тудыру.
Хезмәт буенча инструктор мастер - класста катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Бу - халыкара бәйрәм, бүгенге көндә аны 50 дән артык ил бәйрәм итә һәм ул елның төрле вакытында үткәрелә. Безнен илдә ул 1998 елда Борис Ельцин указы белән кертелде. Инструктор шулай ук һәр илнең бәйрәм үзенчәлекләре турында да сөйләде.
Эш барышында хезмәт буенча инструктор ромашка чәчәгенең кәгазьдән ясау ысулларын аңлатты һәм иң элек үзе ясап күрсәтте. Бу шөгыльнең мавыктыргыч булуы, кешене тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, кәефне күтәрә алуы, иҗади сәләтне, игътибарны, хәтерне үстерүе турында сөйләде.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар үзләренең иҗади эшләре белән горурланып, уңай эмоцияләр алдылар, белгечкә кызык һәм мавыктыргыч чара үткәргәне өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Чарада 13 кеше катнашты.
Әлбәттә, Әниләр Көне-иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, чөнки без барыбыз да балачактан алып соңгы көннәргә кадәр үз күңелебездә бердәнбер һәм кабатланмас образны — барысын да аңлый торган әни образы алып барабыз.