Алабуга районның “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт кулланучылары өчен патриотик тәрбия кысаларында Халыкара толерантлык көненә багышланган “Без – бербөтен” дип исемләнгән чара уздырдылар.
Башкаларны хөрмәт итә белү, аларны төрле билгеләр буенча араламау – балалар бу чарада үзләре өчен кабул иткән язылмаган кагыйдәләр булды.
Балаларга бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, “толерантлылык” төшенчәсенең нәрсә аңлатуы турында сөйләнде. Балалар “Безнең охшаш якларыбыз”, “Комплиментлар”, “Алкышлар” уеннарын уйнады, “Төсле кәгазьодән “Толерантлык чәчәге” аппликациясен ясады, бу чәчәкнең һәрбер таҗы толерант кешедә булырга тиешле яхшы сыйфатларны чагылдырды.
Чара бабаларны түземле, толерант булырга өндәү белән тәмамланды. Бер-берең белән дус-тату яшәү өчен, без төрлө-җөрле, ләкин бертигез икәнне онытмау кирәк.