2018 елның 19 ноябрендә Мамадыш муниципаль районының «Кайгырту» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәту бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Дуслык» программасы буенча профилактик дәрес үткәрелде.
1942 елның 19 ноябрендә Кызыл Армиянең Сталинград астында контр һөҗүмнәре башлана. Сталинград сугышы - Бөек Ватан сугышында һәм Икенче бөтендөнья сугышында иң бөек сугышларның берсе. «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова "Кече Шилнә урта мәктәбе» базасында әлеге истәлекле дата буенча чара уздырды.
2018 елның 20 ноябреннән 4 декабрьгә кадәр Россиядә #ЮмартСишәмбе кампаниясе уза. Шушы уңайдан Әтнә районы “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре «Пятерочка», «Магнит» һәм «Магнит Косметик» кебек сәүдә челтәрләрендә булып, аларны хәйрия чарасында катнашырга өндәделәр, ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләгән гаиләләргә булышуларын сорадылар. Бүген, ягъни 20 ноябрь көнне әлеге чарага “Пятерочка” сәүдә челтәрендә старт бирелде.
Беренче кар явган... Көн матур, рәхәт, шуңы күрә Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында яшәүче өлкәннәр кар бабай ясарга чыктылар.
20 ноябрь көнне Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Маяк» психологы Бадыгина Аза үткәрде чираттагы "әдәби сәгать". Үзәк клиентлары рус язучысы А. С. Пушкинның «Руслан һәм Людмила " үлемсез әсәрләрен тыңладылар.
20 ноябрь 2018 ел, сишәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре “Шаярудан хокук бозуга кадәр бер адым” дигән әңгәмә үткәрделәр.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре "Арт-терапия» программасы буенча балигъ булмаганнар белән дәресләр үткәрәләр.
Дәресләр вакытында балигъ булмаганнарның иҗади эшчәнлеккә мотивациясе уяна, танып-белү активлыгы формалаштырыла, коммуникатив күнекмәләр диапазоны киңәйтелә.
Спорт белән даими шөгыльләнү – оптималь физик форманы саклау, иммун статусын күтәрүнең нәтиҗәле ысулы һәм авыруларга каршы яхшы профилактикала чарасы булып тора. Сарман муниципаль районында халык арасында гомуми физкультура хәрәкәтен үстерү, район халкының сәламәтлеген саклау һәм активлыгын арттыру максаты белән «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» исеме астында Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыру бара.
19 нчы ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Шәрипова Г.М. тарафыннан «Истәлекле дата19.11.1942нче ел-Сталинград шәһәре астында Совет гаскәрләренең контр һөжүм итүе башлану. Артиллерия һәм ракета гаскәрләре көне» темасы астында әңгәмә үткәрелде.
20 нче ноябрь, 2018 нче ел, сишәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “#Юмартсишәмбе” инициативасы һәм Волонтер елы кысаларында «Гармония» ветераннар хореография коллективының хәйрия концерты булып узды.
Чараның максаты: илебездә хәйрия культурасы үсешенә, ирекле ярдәм итүгә өлеш кертү. Музыка сәнгатенең төрле жанрлары ярдәмендә мәдәни үсешкә ярдәм итү.
Бию коллективы ветераннары зиннәтле, матур сәхнә костюмнары белән, фигуралы вальсның төрле композицияләрен башкардылар. Вальс хореографиясенең матурлыгы, пластик сыгылмалыгы, җиңел башкарылуы, безнең социаль хезмәт алучыларның күңелләренә хуш килде.
Концерт программасын алып баручы Любовь Гостева тамашачыларны Халыкара хәйрия көне тарихы белән таныштырды. Ул артистлар чыгышы алдыннан, үзе язган һәм башка авторларның мәзәк-гыйбрәтле шигырьләре, басмалары белән тамашачыларны көлдерергә, күңелләрен күтәрергә дә өлгерде. Тамашачылар, дәртле халык биюләреннән һәм Александр Свищевның баянда уйнаган көенә, артистлар белән бергә җырлаган папурри җырдан чын ләззәт алдылар.
Чарада 38 кеше катнашты.