Алабугада “Минем яраткан Татарстаным” дип исемләнгән инша язу бәйгесе узды

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

 Алабуга районның “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт кулланучылары өчен патриотик тәрбия кысаларында “Минем яраткан Татарстаным” дип исемләнгән инша язу бәйгесе уздырдылар. Бу чараның максаты булып республикабыз мәдәниятен өйрәнү, балалар арасында аны популярлаштыру, анда яшәүчеләрнең хезмәтләре һәм язмышлары белән таныштыру торды.

Инша языр алдыннан белгечләр балаларны Казан шәһәрендә гомер иткән танылган иганәче Әсгать Галимҗановның язмышы белән таныштырды. Бу кеше үз үрнәгендә кешенең халкына мәхәббәтенең нинди көчле булуы, якыннар турында кайгыртуда Ватанга булган мәххәбәтнең чагылышын күрсәтте.

Иншалар язылганнан соң, һәрбер эш укылды. Балаларның һәрбер иншасында туган җирләренә булган мәхәббәт, хөрмәт хисе чагылышы күренде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International