Һөнәри юнәлеш балаларны үстерү һәм социализацияләүнең иң мөһим бурычларыннан берсе, ул баланың күзаллауларын киңәйтергә, аның социаль әһәмиятле хезмәткә булган ихтыяҗын стимуллаштырырга, үз мөмкинлекләренә карата кызыксыну үстерергә ярдәм итә. Дөрес һәм адекват һөнәр сайлау баланың әхлакый һәм рухи шәхесен үстерүгә ярдәм итә. Мөмкинлекләре чикле балаларга хезмәт базары ихтыяҗларына туры китереп һөнәри юнәлеш бирү-аларның социаль адаптацияләренең аерылгысыз өлеше. Профориентлаштыруда иң нәтиҗәле һәм заманча ысул интеграцияләнгән дәрес.
Нурлат районында да шундый ысул кулланыла. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларны профориентацияләү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча комплекслы чаралар планын тормышка ашыру кысаларында «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Нурлат интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе карамагындагы балалар белән төркемле дәрес үткәрелде.
Дәрес уенформасында узды, проектны яклау -анда барлык кызлар һәм малайлар актив катнашты. Шунысы куанычлы, инде бу яшьтә балалар гомерлеккә йогынты ясаучы һөнәрне аңлы сайлауның мөһимлеген аңлыйлар!