29 нчы ноябрь, 2018 нче ел, пәнҗешәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "#Юмартсишәмбе" хәйрия кампаниясе һәм Волонтер елы кысаларында, “Инклюзив мохит” волонтерлар берләшмәсе ярдәме белән "Ника" яшьләр клубы активистлары "Брейн-Ринг" интеллектуаль уен үткәрделәр.
Чараның максаты: хәйрия эшчәнлеген, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр арасында интеллектуаль уеннарны популярлаштыру һәм аларның ялын оештыру иде.
Бәйрәм уенында 4 команда көч сынашты: «Кояшкай», «Чишмә», «Витязь», «Салават күпере». Уен кунагы, волонтерлар яшьләр берләшмәсе вәкиле Азат Хаҗиев булды. Аны уенда катнашырга чакырдылар, һәр команда белән 1 сорауга җавап бирергә тәкъдим иттеләр һәм командалар кунак белән уртак җавап өчен өстәмә бал алдылар. Чара музыкаль пауза һәм тамашачылар өчен уеннар белән дәвам итте. Санау нәтиҗәләре буенча «Чишмә» командасы җиңүче булды, 2 урында - «Салават күпере», 3 урында - «Кояшкай» һәм 4 урында - «Витязь» иде. Катнашучылар уен процессыннан, кызыклы сораулардан һәм командалар белән аралашудан канәгать калдылар.
Уенны оештыручылар барлык командаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм истәлек өчен фотога төштеләр.
Чарада 32 кеше катнашты.