Яшүсмерләр арасында хокук бозуларын кисәтү максатыннан, 2019 елның 28 ноябрендә «Гнездышко» социаль приютында Яшел Үзән районы буенча Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлары полиция майоры Лилия Хәмидуллина һәм муниципаль хезмәткәр Вячеслав Васильев булып киттеләр.
Әңгәмә барышында полиция хезмәткәрләре хокук бозу төрләре, административ һәм җинаять җаваплылыгының төп пунктлары турында сөйләделәр. Балаларга аларның хокуклары һәм бурычлары, теге яки бу хокук бозу буенча нинди административ җәза кулланылырга мөмкин булуы турында искә төшерделәр.
Очрашу файдалы һәм кызыклы үтте.