2018 нче елның 28 нче ноябрендә “Веста” Үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубы проектында катнашучы хатын-кызлар белән «Тыкрыклар» дигән темага чираттагы дәресе үткәрде.
Дәрес барышында психолог катнашучыларга «Монда һәм хәзер», «Тычкан», «Мин юллар чатында», “Миндә булган “мин”ем өлешем” күнегүләрен үтәргә тәкъдим итте. Әлеге биремнәр катнашучыларга үз тормышына яңача карарга, үзләре, башка кешеләр турында ялгыш күзаллауларны билгеләп үтәргә, тормыш төзергә комачаулаучы эчке тискәре җайланмалар өстендә эшләргә мөмкинлек бирде.
Йомгаклау даирәсендә күп кенә катнашучылар, иң авыры булып “Мин юллар чатында» дигән күнегүне атадылар. «Монда һәм хәзер» күнегүе бик файдалы булды. Ул үз гәүдәңне аңларга, хис-тойгыларыңны тоярга өйрәнергә һәм “алар артыннан барырга” мөмкинлек бирде. Катнашучылар үзләре һәм тирә-юньдәге кешеләр турында тагын да күбрәк белә алсын өчен, психолог аларга “Мин үземне ачам” дигән информацион белешмәлекләр таратты.