«Күңелле чәбәйкәйләр». «Веста» Үзәге.

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

 «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәге белгече Ләйсән Сунеева сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Күңелле чәбәйкәйләр» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: реакция тизлеген үстерү, хәрәкәт итү гамәлләренең үзара ярашлыгын формалаштыру, игътибарлылык һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү.

Төркемле дәрес «Тыелган хәрәкәт» күнегүе белән башланды. Катнашучылар аягүрә басып торды һәм белгеч командасы буенча аякларын, кул һәм гәүдәне үлчәү күнегүләрен кабатлады. Шулай ук “тыелган” хәрәкәтләрдән тыш, барлык хәрәкәтләрне дә үтәргә кирәк идее, алар турында алдан ук килешенелгән идее: уң якка бөгелү урынына барысы да алгп иеледргә тиеш иделәр. Дәрес «Уч һәм йодрык» күнегүен башкару белән дәвам итте. Әлеге күнегүне ике төрле итеп башкарырга кирәк иде. Балалар күнегүләрне тиз үтәргә тырыштылар һәм шул рәвешле буыннар эшен яхшырттылар.

Катнашучылар вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр, ата-аналарга әлеге күнегүләрне өйдә кабатларга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International