"#Юмартсишәмбе" хәйрия кампаниясе кысаларында "Җиңү бөреләре" отрядының "Йөрәктән йөрәккә" дигән күңел ачу һәм танып белү программасы

2018 елның 30 ноябре, җомга

30 нче ноябрь, 2018нче  ел, җомга

Тукай районы Бәтке урта мәктәбенең Алена Мохото җитәкчелегендә "Җиңү бөреләре” исемле  волонтерлар отряды “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булдылар.

Чараның максаты: хәйрия эшчәнлеген популярлаштыру, психоэмоциональ хәлне яхшырту һәм буыннар арасында элемтәне үстерү иде.

Волонтерларның күңел ачу һәм танып белү чарасы социаль хезмәт алучыларның кәефен яхшыртты. Мавыктыргыч уеннар  һәм  «Көйне тап», «Сугыш еллары җырлары буенча» дигән музыкаль викториналар мәктәп укучылары - волонтерлар белән аралашуда җиңеллек тудырдылар. Актив катнашкан һәм дөрес җаваплар биргән катнашучыларга татлы призлар тапшырылды. Тамашачылар балаларның җыр һәм бию номерларын алкышлап каршы алдылар.

Чара барышында волонтерлар фильм күрсәттеләр, эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм социаль хезмәт алучыларга канцтоварлар бүләк иттеләр. Программаның үзенчәлеге булып "Тәгәрмәч» бию флешмобы булды, анда барысы да бик теләп катнашты.

Чарада 42 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International