Түгәрәк өстәл
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру, инвалидлар декадасы кысасында 30нчы ноябрьдә үзәк белгечләре , ата-аналары белән “Түгәрәк өстәл» оештырылды. Анын эшендә Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль яклау Идарәсе башлыгы урынбасары Белова М.Н., Чаллы шәһәре ГУРО ФСС РФ 9нчы филиалы җитәкчесе Чертищева Ю.С. катнашты. Очрашу барышында балаларнын өстәмә белем алу, спорт белән шөгыльләнү, реабилитация өчен кирәк булган материаллар белән тәэмин итү мөмкинлекләре каралды.
Балалар шәһәрчеге КидСпейста кунакта
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру, инвалидлар декадасы кысасында 03нче декабрьдә 15 инвалид бала балалар шәһәрчеге КидСпейста кунакта булдылар. Төрле станцияләрдә берничә һөнәр белән таныштылар, үз момкинлекләрен тикшереп карадылар. Балалар кунактан шат күнел белән кайттылар.
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында 1 декабрьдэ »Аналар коне» багышланган бэйрэм узды.
Бэйрэмдэ барлык балаларда актив катнашты.Бэйрэм бик кунелле утте.
Арчадагы “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында үзәкнең чыгарылыш балары Рамил Шарафутдинов, Айрат Низамов һәм Илфир Шайдуллин белән очрашу оештырылды. Алар бочче спорт уены белән шөгыльләнәләр, төрле ярышларда катнашып призлы урыннар алалар.
Яңа елга әзерлек "Без Яңа елны каршыларга бик шат".
2018 елның 30 ноябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында тәрбияче Шакирова А. Ж. балалар белән бүлмәне бизәү буенча иҗади эш үткәрде.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәмгә мохтаҗларга даими рәвештә ярдәм күрсәтеп тора. Инвалидлар декадасы башланган бу көннәрдә ул шәһәр-районыбызда яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы 44 инвалидка быел да бүләкләр әзерләде. Бу көннәрдә аларны тапшыру бара.
Яңа елга әзерлек "Без Яңа елны каршыларга бик шат".
2018 елның 30 ноябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында тәрбияче Шакирова А. Ж. балалар белән бүлмәне бизәү буенча иҗади эш үткәрде.
Әни-ул безнең тормышта иң төп кеше. Нәкъ менә әни кеше баласының беренче көннәреннән генә түгел, ә карынында йөрткән вакыттан ук кайгырта. Шуңа күрә Әниләр Көне - ул гади бәйрәм генә түгел. Бу көнне без иң кадерле һәм яраткан кешеләрне котлыйбыз.
Ә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләрнең тормышы аеруча ихтирамга лаек. Аларның балалары сәламәтлеге өчен куйган көндәлек тырышлыклары - бу гади хезмәт кенә түгел,шуңа күрә бу герой әниләргә аерым игътибар бирергә кирәк.
28 ноябрь көнне "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Үз-үзеңә юл» клубы әгъзалары бу матур бәйрәмне билгеләп үттеләр.
30 ноябрь Актаныш картлар йортында «Дус булып яшик» дип исемләнгән кичә утәчәк.
30 нче ноябрь, 2018нче ел, җомга
Тукай районы Бәтке урта мәктәбенең Алена Мохото җитәкчелегендә "Җиңү бөреләре” исемле волонтерлар отряды “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Чараның максаты: хәйрия эшчәнлеген популярлаштыру, психоэмоциональ хәлне яхшырту һәм буыннар арасында элемтәне үстерү иде.
Волонтерларның күңел ачу һәм танып белү чарасы социаль хезмәт алучыларның кәефен яхшыртты. Мавыктыргыч уеннар һәм «Көйне тап», «Сугыш еллары җырлары буенча» дигән музыкаль викториналар мәктәп укучылары - волонтерлар белән аралашуда җиңеллек тудырдылар. Актив катнашкан һәм дөрес җаваплар биргән катнашучыларга татлы призлар тапшырылды. Тамашачылар балаларның җыр һәм бию номерларын алкышлап каршы алдылар.
Чара барышында волонтерлар фильм күрсәттеләр, эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм социаль хезмәт алучыларга канцтоварлар бүләк иттеләр. Программаның үзенчәлеге булып "Тәгәрмәч» бию флешмобы булды, анда барысы да бик теләп катнашты.
Чарада 42 кеше катнашты.