Һәр кеше нинди дэ булса проблемлар белэн очраша. Ышаныч телефоны мондый ситуациядә ярдәм итэ, ниләр булганын ачыкларга һәм нинди адымнар ясарга кирэклеген анларга мөмкинлек бирә. Бу доньяда ышаныч телефоны бик популяр Балаларга яшүсмерләргэ бу хэлдэ узенне ничек тотарга икэнлеген анлата. Чөнки һәр ситуациядә кешегэ үзенен генэ тәҗрибәсе җитми, ә карар кабул итәргә кирәк. Ышаныч телефоны хезмәтләрендә махсус өйрәтелгән психологлар эшли һәм һәр кеше морэжагатъ итэ ала. Шалтыратучының яше, яшәү урыны, сәламәтлеге мөһим түгел. Һәр кешенең кабул ителгән, тыңланган булырга һәм ярдәм алырга хокукы бар.
2018 елның 30 ноябрендә "Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Мифтахова Гөлия Ибраһим кызы һәм Вафина Йолдыз Назыйм кызы 4нче мәктәп волонтерлары белән берлектә балаларга карата рәхимсез мөгамәләгә каршы көрәш буенча «Ышаныч телефоны» темасына акция уткэрделэр.
Акциянең максаты: балаларны авыр тормыш хәлендә калганда ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәргә өндәү.
Белгечләр волонтерлар белән берлектә Кукмара урамнарында ышаныч телефоны турында мәгълүмат урнаштырдылар. Мәгълүмати буклетлар илле гә якын балаларга таратылды.