Татар мәдәнияте айлыгы кысаларында Чистай муниципаль районында МКУ «Татарстан Республикасы ЧМР Башкарма комитетының мәдәният бүлеге» 2018 елның 29 ноябрендә татар мәдәнияте бәйрәмен уздырды.
Әлеге бәйрәмдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе карамагындагы гаиләләрдән балигъ булмаган балалар катнашты. Балалар командаларга бүленеп халык уеннарын уйнадылар, «Мехенди – татар орнаментын ясыйбыз», «Яулык бәйләү», «Гарәп каллиграфиясе», «Балчык уенчык», «Алтыпочмаклы станокта туку», «Калфак, читек һәм түбәтәй рәсемнәрен буяу» буенча мастер-классларда катнаштылар. Бәйрәм балаларга бик ошады, чөнки алар яңа белемнәр алдылар, шулай ук яңа танышлар да таптылар.