Әниләр көненә багышланган бәйрәм

2018 елның 30 ноябре, җомга
Бу бәйрәмне без иң ягымлы, иң назлы, кайгыртучан, иң матур әниләргә багышладык. Әни - җылы, мәхәббәт һәм матурлык бүләк итүче. Бу дөньяда әйләнә - тирәбездәге бар әйбер әнидән башлана. Бәйрәмдә балалар җырлар җырладылар, биюләр белән сөендерделәр, шигырьләр сөйләделәр, тантана сәбәпчеләре катнашында конкурслар үткәрделәр. Һәр бала үзенең котлавында әнигә булган бөтен мәхәббәтен белдерде. Әниләрнең яхшы һәм назлы елмаюларын, аларның балаларының бәхетле күзләрен күрү бик күңелле булды! Бәйрәмгә чакырылган әниләр, әбиләр, балалар бәйрәмнән бик канәгать калдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International