2018 нче елның 30 нчы ноябрендә “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Камалова, социаль педагог Ольга Тугашева һәм психолог Наталья Емельянова 3 нче социаль участокта (Сухарево авылы) күп балалы, аз керемле, тулы булмаган гаиләләрдән 58 ата – ана арасында «Гаилә һәм мәктәп хезмәттәшлеге - баланың уңышлылыгының мөһим шарты» дигән темага уздырылган ата-аналар җыелышында катнаштылар. Максат: ата-аналарның психологик-педагогик белемнәрен күтәрү, «Веста» Үзәге тарафыннан күрсәтелә торган социаль хезмәтләр турында мәгълүмат бирү.
Инвалидлар декадасы кысаларында «Веста» Үзәгендә социаль хезмәт алучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Карнавал» курчак театрының «Куянкай бәхете» дип аталган спектакле белән хәйрия чыгышы оештырылды. Максат: балаларны социаль-мәдәни җайлаштыру, этикет кагыйдәләрен үзләштерү, психоэмоциональ киеренкелекне төшерү.
30 нчы ноябрь көнне Александровка мәктәбендә гомуми әти – әниләр җыелышы булып узды. Аның максаты: әти – әниләр белән хезмәттәшлекне ныгыту, аларның педагогик белемнәрен күтәрү; әле күптән түгел генә булып узган Әниләр көнен билгеләп үтү иде.
Очрашу балаларның үзләре әзерләгән концерт номерлары һәм презентация белән әниләрне сәламләү белән башланып китте; балалар аларга үз куллары белән эшләгән кул эшләрен тапшырдылар.
Чираттагы көн тәртибе буенча “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Мубаракшина Р.Г., Шаяхметова Г.А., участок табибе Мавлявиев С.Ш. актуаль темаларга чыгышлар ясадылар.
2018 нче елның 3 нче декабрендә "Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының "Шәфкатьлелек" бүлеге тәрбиячесе Васильева Элла Рафаэль кызы "Кышкы уеннар" исеме астында саф һавада күңел ачу шөгыле үткәрде.
02.12.2018елда “Забота " приютында тәрбияче Зверева Е. Г. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тозлы камырдан «Ипекәй” композициясен бизәү темасына дәрес үткәрде.Әлеге дәреснең максаты: балаларны тозлы камырдан композицияне буяулар белән бизәргә өйрәтү. Әзер фигураларны бизәү вакытында төгәллек күнекмәләрен формалаштыру.Балаларда эстетик, төс хисе тәрбияләү. Кул бармакларының сыгылмалылыгын кисточка белән эшләү вакытында үстерергә, ниятләнгән эшнең ахыргы нәтиҗәсен күрергә өйрәтергә.
Социаль эш буенча белгеч Хамматова Ләйсән «Билгесез солдат көне»дип исемләнгән чара үткәрде.Чара истәлекле датаның барлыкка килү тарихы һәм нәфис фильм күрсәтү белән үрелеп барды.
02.12.2018 елда тәрбияче Сәгыйдуллина М. В. «Кем булырга телисең? " дигән һөнәрләр буенча сәяхәт дәрес үткәрде.
Дәреснең максаты: балаларга һөнәрләр турында күзаллау бирү; билгеле бер эшчәнлек төренә сәләтне ачыкларга ярдәм итү; тәрбияләнүчеләрнең профессияләргә карата кызыксынуларын арттырырга һәм аларның күзаллавын киңәйтергә ярдәм итү.
Бүген – Халыкара инвалидлар көне
Икенче декабрь көнне Россия Кыш бабае «Здравушка» тернәкләндерү үзәге балалары белән очрашты. Бөек Устюг кунагы һәм аның яучысы тәрбияләнүчеләргә чын тылсымлы бәйрәм бүләк иттеләр. Һәр бала Кыш бабайга үзләренең талантларын күрсәтте. Махсус яңа ел тылсымчысы өчен «Здравушка» да тәрбияләнүче балалар һәм аларның ата-аналарыннан торган шау-шу оркестры чыгышы узды. Бәйрәм тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм волонтерлар тарафыннан әкият спектакле белән тәмамланды. Һәр бала тернәкләндерү процедураларын алга таба узу өчен бүләк һәм яхшы кәеф алды.
Балалар шәһәрчеге КидСпейста кунакта
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру, инвалидлар декадасы кысасында 03нче декабрьдә 15 инвалид бала балалар шәһәрчеге КидСпейста кунакта булдылар. Төрле станцияләрдә берничә һөнәр белән таныштылар, үз момкинлекләрен тикшереп карадылар. Балалар кунактан шат күнел белән кайттылар.