2018 нче елның 30 нчы ноябрендә “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Камалова, социаль педагог Ольга Тугашева һәм психолог Наталья Емельянова 3 нче социаль участокта (Сухарево авылы) күп балалы, аз керемле, тулы булмаган гаиләләрдән 58 ата – ана арасында «Гаилә һәм мәктәп хезмәттәшлеге - баланың уңышлылыгының мөһим шарты» дигән темага уздырылган ата-аналар җыелышында катнаштылар. Максат: ата-аналарның психологик-педагогик белемнәрен күтәрү, «Веста» Үзәге тарафыннан күрсәтелә торган социаль хезмәтләр турында мәгълүмат бирү.
Белгеч чарада катнашучыларга «Веста» Үзәге тарафыннан күрсәтелә торган социаль хезмәтләр турында җентекләп сөйләде: «РФдә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында» гы 442 нче Федераль закон нигезендә кем социаль хезмәт алучы була ала, ул нинди хезмәтләрне, кайсыларын бушлай һәм нинди формада ала? Социаль педагог укытучыларның һәм ата-аналарның балалар белән уртак эшенең әһәмияте турындагы мәсьәләне күтәрде. Үзәк психологы балаларга нинди дәресләр үткәрелүе, социаль хезмәтләр алучылар белән эшләү формалары һәм методлары турында сөйләде. Аннары «Яшүсмерләрнең экстремаль мавыгулары» темасына бөтендөнья челтәре һәм заманча мультфильмнар китергән куркынычлыклар турында мәгълүмат бирү, яшүсмерләрнең экстремаль мавыгулары турында белемнәр формалаштыру һәм гаиләдә алар белән конструктив аралашуны җайга салу максатыннан зур булмаган профилактик лекция үткәрде. Балалар ышаныч телефоны турында сөйләде. Аннары белгечләр социаль хезмәтләр алуга ихтыяҗны ачыклау максатыннан, катнашучылар арасында сораштыру үткәрделәр.
Ата-аналар докладчыларны зур кызыксыну белән тыңладылар, күп сораулар бирделәр. Очрашу ахырында барысына да «Веста “Үзәге” хезмәтләре, “Интернет куркынычсызлыгы”, “Балалар ышаныч телефоны” дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.