02.12.2018елда “Забота " приютында тәрбияче Зверева Е. Г. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тозлы камырдан «Ипекәй” композициясен бизәү темасына дәрес үткәрде.Әлеге дәреснең максаты: балаларны тозлы камырдан композицияне буяулар белән бизәргә өйрәтү. Әзер фигураларны бизәү вакытында төгәллек күнекмәләрен формалаштыру.Балаларда эстетик, төс хисе тәрбияләү. Кул бармакларының сыгылмалылыгын кисточка белән эшләү вакытында үстерергә, ниятләнгән эшнең ахыргы нәтиҗәсен күрергә өйрәтергә.
Дәрестә 9 бала катнашты.Балалар, узган дәрестә әзерләнгән эшләрнең кибүенә һәм буярга әзер булуына инанып, тиз эшкә керештеләр.Ипекәйләрне буяу вакытында балалар акварель буяулар белән эшләгәндә пөхтәлек күнекмәләрен ныгыттылар, уйланылган идеяне төгәл тапшырырга өйрәнделәр.Барлык эшләр дә гаҗәп матур килеп чыкты.