30 нчы ноябрь көнне Александровка мәктәбендә гомуми әти – әниләр җыелышы булып узды. Аның максаты: әти – әниләр белән хезмәттәшлекне ныгыту, аларның педагогик белемнәрен күтәрү; әле күптән түгел генә булып узган Әниләр көнен билгеләп үтү иде.
Очрашу балаларның үзләре әзерләгән концерт номерлары һәм презентация белән әниләрне сәламләү белән башланып китте; балалар аларга үз куллары белән эшләгән кул эшләрен тапшырдылар.
Чираттагы көн тәртибе буенча “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Мубаракшина Р.Г., Шаяхметова Г.А., участок табибе Мавлявиев С.Ш. актуаль темаларга чыгышлар ясадылар.