2018 нче елның 3 нче декабрендә "Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының "Шәфкатьлелек" бүлеге тәрбиячесе Васильева Элла Рафаэль кызы "Кышкы уеннар" исеме астында саф һавада күңел ачу шөгыле үткәрде.
Чараның максаты: уен күнегүләре һәм хәрәкәтле уеннар нәтиҗәсендә эмоциональ халәт булдыру. Сәламәтлекне ныгыту, хәрәкәтләнү дәрәҗәсен күтәрү. Хәрәкәтләнү координациясен тизләтү, җитезлекләрен, күнегүләрне эшли алу күнекмәләрен үстерү. Кулларның хәрәкәтләнешен үстерү. Шөгыль-уен формасында, саф һавада узды. Кардан зур булмаган манара төзедек һәм берничә төсле кубиклар өстәдек. "Сихри кар бөртекләре" дип аталган уен уйнадык, кар йомарламнарны атыштык, чаналарда шудык. Чыршыны яңа ел уенчыклары белән бизәдек. Бала бик теләп һәм шатланып эшләде. Шөгыль бик күңелле һәм файдалы.