Бүген – Халыкара инвалидлар көне

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Бүген – Халыкара инвалидлар көне

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Әлеге декада – физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, ярдәм күрсәтү, аларның проблемаларына игътибар юнәлтү өчен тагын бер форсат ул. 

Безнең районда бүгенге көндә зур яшьтәге 2125 инвалид исәпләнә, шуларның 34 проценты – хезмәткә яраклы яшьтәгеләр. Ел саен шушы яшьтәге 20дән артык кеше инвалид буларак таныла. Мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүмат буенча, бүгенге көндә районда даими һәм вакытлыча шартларда 158 кеше эш белән тәэмин ителгән. Быел үзәккә 32 кеше эш сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 12се урнаштырылган.

Безнең районда мөмкинлеге чикле балалар 200дән артык. Алар арасында төрле авырулылары бар: нерв системалы авырулы, Даун синдромлы,церебраль параличлы һәм башкалар. 39 баланы өйгә барып укыталар. 151 бала коррекцион һәм гомуми мәктәптә белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәге инвалид балаларны социализацияләү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә балалар бакчаларында 3-7 яшьтәге 13 бала тәрбияләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International