Билгесез солдат көне.

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе
Социаль эш буенча белгеч Хамматова Ләйсән «Билгесез солдат көне»дип исемләнгән чара үткәрде. 2014 елдан Россиядә 3 декабрьдә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бу дата Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән, сугыш кырларында һәлак булган сугышчылар-аларның исемнәрен үлгәннән соң ачыклый алмаган сугышчыларга багышлана. Мондый истәлекле датаны булдыру инициативасы беренче чиратта Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар белән бәйле. Нәкъ менә шул максат белән хәрби бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календарендә Билгесез солдат көне барлыкка килде, аның исеме билгесез, ә батырлыгы үлемсез. Чара истәлекле датаның барлыкка килү тарихы һәм нәфис фильм күрсәтү белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International