“Бергә булдырабыз” проекты кысаларында “Юмарт сишәмбе» компаниясе һәм ивалидлар декадасы уңаеннан Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә Арча укучылар сарае каршында эшләп килүче “Сценическое искусство конферансияе” исеме астында түгәрәккә йөрүче балалар кунакта булдылар. Балалар Г Остерның “Начар гадәтләре” исемле постановкасы күрсәттеләр. Яшь актёрлар залны гөрләтеп уйнадылар, балаларның күңелен күтәрделәр. Остерның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Яңа Чишмә интернат йортында хәмердән агуланулар дәрәҗәсен киметү буенча чара
4 декабрь 2018нче ел.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта хәмердән агулану дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсенең табиб психиатр-нарколог Сабирова Ф. Р. социаль хезмәт алучылар белән лекция – әңгәмә үткәрде. Чарада 27 кеше катнашты.
“Ел символы” мастер-класс
“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесе “ндә 04 декабрьдә инвалидлар Декадасының кысаларында Балалар өчен сәнгать мәктәбенең педагоглары “2019 ел символы ” исемле мастер- класс үткәрделәр. Балалар һәм әниләр өчен лепканың фикерләү сәләтен, хыялый үсешенә, кулларның вак маторикасына, мөхимлеге турында сөйләнде.
Әлеге чарадан балалар канәгать булып калдылар.
3 декабрьдә Россиядә, 2014 елдан башлап, ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә.
3 нче декабрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, саләмәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен “Нигез йорт” дип исемләнгән фильм күрсәтелде. Соңыннан уй-фикерләре, кичерешләре белән уртаклаштылар, бик кәнагать калдылар.
"Ариадна җебе» программасы эше кысаларында “Веста” Үзәге белгече Рита Зәйнуллина 5 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнелүче 13 бала өчен "Ничек аралашырга" дигән дәрес үткәрде.
“Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы башланды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре тәрбияләнүчеләргә истәлекле сувенирлар һәм китаплар тапшырдылар, шуннан соң балалар һәм ата-аналар өчен «Казан Кремле»музейыннан геология буенча мавыктыргыч лекция үткәрелде. Лекцияләрне минералогия фәннәре кандидаты Шеловский Олег Павлович алып барды. Лекцияләр тәмамланганнан соң, барлык тамашачыларны "Яшел планета" бөтенроссия балалар экологик хәрәкәтенең Татарстан республика бүлекчәсе Советы Рәисе Вәлиева Наталья Сергеевна - биолог, эколог, Казан Кремленең әйдәп баручы хезмәткәре, Россиядәге кошларны саклау берлеге әгъзасы мастер-класска чакырдылар. Мастер-класс барышында балалар планетабызның табигате турында күп кенә яңалыклар белделәр, уникаль минералларны күреп, тотып карый алдылар. Узган чара үсеп килүче буында фәнни эшчәнлеккә омтылыш һәм кызыксынучанлык үсешенә ярдәм итте.
Моннан тыш, үзәк кунаклары " Здравушка» җитәкчелеге белән түгәрәк өстәлдә катнаштылар, анда алга таба уртак эш планнары турында фикер алыштылар.
Әтнә районы “Изгелек” үзәгендә #ЮмартСишәмбе хәйрия кампаниясе ахырына якылашты. Бүген, 4 нче декабрь көнне, “Магнит Косметик” сәүдә челтәре авыр хәлле гаиләгә һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында торучы ялгыз яшәүче өлкән әбигә тормыш көнкуреш кирәк яраклары тапшырды. Шулай ук, шәхси эшмәкәр Гайфуллина Рәмзия ялгыз яшәуче ирле-хатынлы өлкәннәребезгә, кышкы курткалар бүләк итте. Мондый изге эшләр һәрберебезгә дә үрнәк булып, киләчәктә дә күбрәк эшләнсә иде.
Салавыч Сәрдегәне авылында гомер кичерүче Ганиева Наҗия Саттар кызына 2 декабрь көнне 90 яшь тулды.