3 нче декабрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, саләмәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен “Нигез йорт” дип исемләнгән фильм күрсәтелде. Соңыннан уй-фикерләре, кичерешләре белән уртаклаштылар, бик кәнагать калдылар.