"Ничек аралашырга". “Веста” Үзәге.

2018 елның 4 декабре, сишәмбе


            "Ариадна җебе» программасы эше кысаларында “Веста” Үзәге белгече Рита Зәйнуллина 5 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнелүче 13 бала өчен "Ничек аралашырга" дигән дәрес үткәрде. Максат: аралашу һәм гомуми кеше турында күзаллауны формалаштыру, балаларны әйләнә-тирә кешеләр белән нәтиҗәле аралашу нигезләренә һәм куркыныч хәлдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

Дәрес башында белгеч берничә сорау бирде: Нәрсә соң ул аралашу? Ул нинди булырга тиеш? Кеше тормышында аралашу нинди роль уйный? Аннары дәреснең һәр катнашучысы аралашучан кеше нинди булырга тиеш соң дигән сорауга җавап эзләде. Аралашучан кеше, кагыйдә буларак, яхшы, мөлаем, башка кешене аңларга омтылучан, тыңлый һәм сер саклый белә торган, аралашуда авыр ситуацияләрне хәл итә белә, мәсәлән, низагътан чыгу юлларын белә. Аннан соң балалар парларга бүленеп, карточкалар буенча эшләделәр. Аларга карточкаларны ике төркемгә бүлергә кирәк булды: аралашуда нәрсә булыша һәм нәрсә комачаулый? Башкарылган биремнән соң, балалар, белгеч белән берлектә, аралашу кагыйдәләре турында фикер алыштылар.

  Очрашу ахырында “Бу мин. Мине бел” уенын уйнадылар. Йөртүче кеше калган катнашучыга аркасы белән борылды. Балалар чират буенча йомшак кына аның аркасыннан  сыйпадылар һәм: «Бу мин. Мине бел» дип әйттеләр. Йөртүче бала аңа кадәр кем килгәнен белеп җавап бирергә тиеш булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International