Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

3 декабрьдә Россиядә, 2014 елдан башлап, ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бу көн аның туганнары һәм якыннарының ничек һәлак булуын һәм кайда күмелгәнен белмәүчеләр өчен олы хөрмәт. Ә «Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый» дигән сүзләр әлеге истәлекле көн символына әверелде. Бу көн уңаеннан Лениногорск муниципаль районында "Исток-Башлангыч "халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Урдалы авылы социаль хезмәткәрләре сугышта катнашкан сугыш ветераны Хөснетдинова К. Г. һәм сугыш ветеранының тол хатыннары Ихсанова Р. Х. катнашында һәлак булган сугышчылар мемориалына чәчәкләр салу чарасы үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International