“Бергә булдырабыз” проекты кысаларында “Юмарт сишәмбе» компаниясе һәм ивалидлар декадасы уңаеннан Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә Арча укучылар сарае каршында эшләп килүче “Сценическое искусство конферансияе” исеме астында түгәрәккә йөрүче балалар кунакта булдылар. Балалар Г Остерның “Начар гадәтләре” исемле постановкасы күрсәттеләр. Яшь актёрлар залны гөрләтеп уйнадылар, балаларның күңелен күтәрделәр. Остерның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.Постановкадан соң балаларга сөйләм һәм төрле күнегүләр белән бәйле тренинг үткәрелде. Түгәрәкне җитәкчәкләүче Лия Ильина әйтүенчә мондый тренинглар үз эчләренә бикләнгән, сөйләшүләре начар, курка торган һәм аралашмаган бу балаларга психологик яктан ярдәм итә.