“Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы башланды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре тәрбияләнүчеләргә истәлекле сувенирлар һәм китаплар тапшырдылар, шуннан соң балалар һәм ата-аналар өчен «Казан Кремле»музейыннан геология буенча мавыктыргыч лекция үткәрелде. Лекцияләрне минералогия фәннәре кандидаты Шеловский Олег Павлович алып барды. Лекцияләр тәмамланганнан соң, барлык тамашачыларны "Яшел планета" бөтенроссия балалар экологик хәрәкәтенең Татарстан республика бүлекчәсе Советы Рәисе Вәлиева Наталья Сергеевна - биолог, эколог, Казан Кремленең әйдәп баручы хезмәткәре, Россиядәге кошларны саклау берлеге әгъзасы мастер-класска чакырдылар. Мастер-класс барышында балалар планетабызның табигате турында күп кенә яңалыклар белделәр, уникаль минералларны күреп, тотып карый алдылар. Узган чара үсеп килүче буында фәнни эшчәнлеккә омтылыш һәм кызыксынучанлык үсешенә ярдәм итте.
Моннан тыш, үзәк кунаклары " Здравушка» җитәкчелеге белән түгәрәк өстәлдә катнаштылар, анда алга таба уртак эш планнары турында фикер алыштылар.