«Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернатында "Яхшылык кыл" дип исемләнгән стенгазета чыгарылды.

2018 елның 4 декабре, сишәмбе
4 декабрь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Гөлнара җитәкчелегендә "Яхшылык кыл" исеме астында стена газетасы чыгарылды. Республикабызда һәр ел саен үткәрелүче инвалидлар ункөнлеге башланып китте. Бу чара инвалидлар өчен бик мөһим. Чөнки аларга игътибар аеруча кирәк. Декабрь аенда башланып киткән бу ункөнлек, безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләргә дә бик ошый. Тәрбияче апалары белән алар "Яхшылык кыл" исеме астында стена газетасы чыгардылар. Нәни куллары белән чәчәкләр ясап, аларны кәгазьгә ябыштыру балаларга бик ошады. Яхшылык җирдә ятмый ул, Бары эшләргә кирәк. Мохтаҗларга ярдәм итү, Кешелектән зур бүләк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International