Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елдан 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. «Инвалидлар декадасы» кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр "Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә концерт белән булдылар.
Кызыклы кеше белән очрашу
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру, инвалидлар декадасы кысасында 06нчы декабрьдә үзәк белгечләре 26 инвалид бала һәм ата-аналары белән безнең үзәктән чыгарылган реабилитант, бүгенге көндә спортта, тормышта югары биеклекләргә ирешкән инвалид Вишневский Юрий белән очрашу оештырдылар. Балалар кызыксынып Юраның тарихын тыңладылар, ирешкән уңышларына сокландылар.
кызы Давыдова мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кардан юлларны чистартыйк " темасына чара үткәрде. Әлеге чарада 6 бала катнашты.
Максат: приют участогында тәртип һәм чисталык сакларга өйрәтү; балаларны эшкә гадәтләндерү, хезмәт итү теләге уяту; көрәкләрдән дөрес файдаланырга һәм әйләнә-тирәне кардан чистартырга өйрәтү.
2018 нче елның 5 нче декабрендә тәрбияче Сәгыйдуллина М. В. кече мәктәп яшендәге балалар белән «Һөнәр дөньясы. Закон сагында» темасыначара үткәрде.
Дәреснең максаты: полиция һөнәре белән таныштыру; укучыларда полиция һөнәренең әһәмияте турында белемнәрен формалаштыру; бу һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү.
Яңа 2019 нчы елга аяк басар алдыннан, 2018 нче елның 5 нче декабре көнне «Забота» приютында тәрбияләнүчеләр янына «Автосеть РФ» оешмасы вәкилләрейөзендә Кыш бабай рәсүлләре кунакка килде.«Кыш бабай рәсүле» Плигускина Александра Сергеевна иде.
2018 елның 6 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында " Юность» спорт комплексында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашында ел саен үткәрелә торган спартакиада узды. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар шулай ук Спартакиадада актив катнаштылар.
6 нчы декабрь, 2018 нче ел, пәнҗешәмбе
“Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар "Энергетик» мәдәният сараенда Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Без бергә!» дигән хәйрия ярминкәсендә катнаштылар һәм бәйрәм концерты карадылар.
Максат: хәйриячелекне үстерү һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү.
Үзәк белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар үзләренең кул эшләрен куйдылар һәм үзләре дә төрле эшләнмәләр сатып алдылар. 88-нче номерлы мәктәп базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен экологик һәм башка түгәрәкләрне оештыруга үз өлешләрен керттеләр.
Ярминкә, мастер-класс, Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Яр Чаллы бүлекчәсе үзешчән сәнгать артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Үткәрелгән чара катнашучыларда бердәмлек хисе уятып, яхшы тәэсир калдырды.
Чарада 28 кеше катнашты.
«Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм курсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә Сарман районында яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларга район башлыгы Хуснуллин Ф.М. исеменнән әзерләнгән буләкләрне тапшырдылар. Бу балаларның әти-әниләре исеменнән районыбыз башлыгына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта «Тормыш кредосы төзү" дигән темага төркемле дәрес үткәрде.