"Энергетик» мәдәният сараенда Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм концерты һәм «Без бергә!» дигән хәйрия ярминкәсе

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

6 нчы декабрь, 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

    “Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар "Энергетик» мәдәният сараенда Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Без бергә!» дигән хәйрия ярминкәсендә катнаштылар һәм бәйрәм концерты карадылар.

    Максат: хәйриячелекне үстерү һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү.

    Үзәк белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар үзләренең кул эшләрен куйдылар һәм үзләре дә төрле эшләнмәләр  сатып алдылар. 88-нче номерлы мәктәп базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен экологик һәм башка түгәрәкләрне оештыруга үз өлешләрен керттеләр.

    Ярминкә, мастер-класс, Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Яр Чаллы бүлекчәсе үзешчән сәнгать артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Үткәрелгән чара  катнашучыларда  бердәмлек хисе уятып, яхшы тәэсир калдырды.

   Чарада 28 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International