«Тормыш кредосы төзү" темасына төркемле дәрес үткәрелде.

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча  «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта «Тормыш кредосы төзү" дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Төркемле дәрес үзенең киләчәк образын, тормыш кыйммәтләрен аңлауга юнәлтелгән иде. Дәреснең төп бурычлары - тормыш кредосы төзү, уңышлы кеше фикерләрен формалаштыру, аралашу күнекмәләрен үстерү.

Төркемле дәрестә төрле категория гаиләләрдән 21 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес вакытында психолог «Кино», «Көзге», «Ассоциация», «Тормыш кредосы төзү», «Уңыш формуласы» дигән гамәли күнегүләр үткәрде.

Дәрес ахырында психолог үз уңыш формуласын булдыру өчен үзенең киләчәк образын, тормыш кыйммәтләрен формалаштыру мөһимлеге турында билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International