«Юность» спорт комплексында Инвалидлар декадасы кысаларында Спартакиада

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 6 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында " Юность» спорт комплексында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашында ел саен үткәрелә торган спартакиада узды. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар шулай ук Спартакиадада актив катнаштылар. Алар шахмат, шашка, дартс кебек спорт төрләрендә үз көчләрен һәм мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

Шуны да билгеләп үтәсе килә, өлкәннәрнең тырышлыгы бушка китмәде. Алар төрле спорт төрләрендә түбәндәге урыннарны яуладылар:

* Махнева Л. В.-хатын-кызлар арасында шахматларда 1 урын.

* Сәгыйтов И. Г.-шашка буенча 2 урын һәм ир-атлар арасында шахматларда 2 урын.

* Третьякова М. В. – шашка буенча 3 урын.

Спартакиада җиңүчеләре медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Спартакиадада катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз! Һәрвакыт шундый актив булып калуыгызны телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International