ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кызыклы кеше белән очрашу

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру, инвалидлар декадасы кысасында 06нчы декабрьдә үзәк белгечләре 26 инвалид бала һәм ата-аналары белән безнең үзәктән чыгарылган реабилитант, бүгенге көндә спортта, тормышта югары биеклекләргә ирешкән инвалид Вишневский Юрий белән очрашу оештырдылар. Балалар кызыксынып Юраның тарихын тыңладылар, ирешкән уңышларына сокландылар

 

Инвалидлар декадасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 20 бала өчен “Веста» Үзәге белгечләре «Синема» кинотеатрына бардылар.

Инвалидлар декадасы дәвам итә.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар шушы авылдагы китапханэгэ бардылар. Балаларны китапхэнэче Сэунэрия апа каршы алды.Балалар бик куп китаплар белэн таныштылар.  Китапханәдә торле китаплар бар. Укырга- бик файдалы. Китаплардан-шулай ук яңа белем аласың.

 

Укучыларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне берләштергән волонтерлар төркеме безнең районда Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” Комплекслы  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә  2011 нче елда оеша. Волонтерлар аз керемле гаиләдә үсүче мохтаҗ балаларга, ятимнәргә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтү өчен тырышалар, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр.

«Яңа ел могҗизасы» акциясе кысаларында психологлар Төхвәтуллина Ләсән һәм Таймуллина Надежда катнаштылар.

3 декабрь 2018 ел Актаныш картлар йортында Пучы балалар ижат узэге кунакта булачак. 

“#Юмарт сишәмбе” иҗтимагый инициатива аша хәйриячелекне үстерү эше буенча 2018 нче елның 3 нче декабре көнне «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль педагоглар тарафыннан 15 балигъ булмаган бала һәм аларның ата-аналары өчен «Актай» ат-спорт мәктәбенә экскурсия оештырылды.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында 2018 нче елның 4 нче декабрендә “Өмет” МАУО базасында «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең инвалид балаларны психологик-медик-педагогик озата бару һәм социомәдәни тернәкләндерү буенча район ведомствоара комиссиясе утырышы узды.  Утырышта “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль Үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Мыльникова Татьяна Валерьевна – «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм" дигән доклад белән катнашты.

          Инвалидлар декадасы кысаларында 2018 нче елның 5 нче декабрендә «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль Үзәге тарафыннан «Аутистик спектрдагы кискенлекләре булган балалар: проблемалар, диагностикалау, коррекция» темасына түгәрәк өстәл оештырылды һәм үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International