2018 нче елның 5 нче декабрендә хезмәт буенча инструктор Ольга Николай кызы Давыдова мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кардан юлларны чистартыйк " темасына чара үткәрде. Әлеге чарада 6 бала катнашты.
Максат: приют участогында тәртип һәм чисталык сакларга өйрәтү; балаларны эшкә гадәтләндерү, хезмәт итү теләге уяту; көрәкләрдән дөрес файдаланырга һәм әйләнә-тирәне кардан чистартырга өйрәтү.
Балалар биремне зур кызыксыну белэн үтәде, һәр бала мөмкин кадәр күбрәк җирне кардан чистартырга тырышты.