Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елдан 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. «Инвалидлар декадасы» кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр "Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә концерт белән булдылар. Балалар үз чиратында игелеклелек бүләк иттеләр һәм өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, аларга сәламәтлек, иминлек теләделәр һәм үзләренең иң яхшы номерларын башкардылар. Җавап итеп рәхмәтле тамашачылар яшь артистларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр һәм тагын очрашырга теләк белдерделәр.
