Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге.

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Халыкара чикләнгән мөмкинлекләре булган кешеләр көне уңаеннан, РоссияФедерациясе депутаты Айрат Хайруллин, Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучы инвалидларга, хәйрия ярдәме йөзеннән азык-төлек җыелмалары җибәрде. Аның исеменнән “Кайгырту” үзәге белгечләре 30 өлкән яшьтәгеләргә ул җыелмаларны тапшырдылар. Өлкәннәр һәм “Кайгырту” үзәге коллективы сезгә олы рәхмәт белдереп, сэламәтлек, иминлек, уңышлар теләп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International