Югары -Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Туган көн” кичәсе

2018 елның 8 декабре, шимбә
Максаты: балалар күңелендә бәйрәм рухы тәрбияләү; чараны үткәргәндә төркемләп эшләү күнекмәләрен; иҗади сәләтләрен үстерү; бер-берләренә ихтирам хисләре тәрбияләү. Туган көн- изге бәйрәм ул, Туган көн – изге көн ул! Бәхетле бул, кайгы күрмә- Барчабыздан теләк шул! 8 декабрь көнне безнең төркемдә бәйрәм чарасы менә шундый сүзләр белән башланып китте. Без бүген барлык туган көн ияләрен дә бәйрәмнәре белән котладык. Тәрбияче барча балаларны котлап, “Ак калач”җырын җырларга чакырды. Чара сюрпризлы момент белән башланып китте: балаларга кунакка Конфет алиһәсе килде һәм аларны “Татлы ил”гә чакырды. Алар бергәләшеп, төрле уеннар уйнадылар, бер-берсенә тәбрикләү сүзләре әйттеләр. Әлеге чара, чын мәгънәсендә, югары рухта, күңелле узды. Балалар теләк теләп, шәмнәрне сүндерделәр. Аларның йөзләрендә чын күңелдән елмаю күренеп торды. Ә безнең өчен бу бик мөһим. Мондый чаралар безнең төркемнең гадәти бер йоласына әйләнер, дигән теләктә калабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International