Инвалидлар декадасы кысаларында, Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр каршында “Каенкай”балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Күңелле җырлар, шигырьләр, яшь башкаручыларның дәртле биюләре интернатта яшәүчеләрне бик сөендерде, алар сабыйлар белән саубуллашырга теләмәде. Чарада катнашучылар барысы да бик күп уңай тәэсирләр алдылар.