«Гнездышко» приютында тәрбияләнүче балалар буш вакытта төрле өстәл уеннары уйнарга яраталар. Иң популяр һәм яраткан уеннарның берсе - шашкалар. Кичләрен балалар бер-берсе белән көч сынашалар. Тәрбияләнүчеләр арасында бик күп тәҗрибәле уенчылар бар, ләкин шашкалар уены белән приютта гына танышкан балалар да бар.
8 декабрь көнне приютта шашкалар буенча чираттагы турнир узды. Чараның максаты тәрбияләнүчеләрнең интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру, шашка уены белән кызыксынуны үстерү иде. Турнир барышында балалар шашка уены күнекмәләрен һәм осталыкларын практикада күрсәтә алдылар, күзәтүчәнлекне, фикерләү сәләтен, зирәклекләрен ачыкладылар.
Шашкалар кырында озак көрәшкәннән соң җиңүчеләр ачыкланды. Беренче урынны Мифтахова Алинә, икенче урынны - Любовникова Вика, өченче урынны Шәрәфетдинов Рөстәм яуладылар.