Инвалидлар декадасын ябу кысаларында "Здравушка" тернәкләндерү үзәге мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Күңелле стартлар" дигән спорт бәйрәме оештырды. Чара ОГО "Динамо" спорт комплексы базасында узды. Ярышларны оештыруда Казан федераль университеты волонтерлары, Казан мәктәпләре һәм гимназияләре укучылары ярдәм итте.
Бәйрәмнең максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шәхеснең Физик культурасын формалаштыру һәм, әлбәттә, яхшы кәеф булдыру иде.
Балалар әти-әниләре белән бергә тату командаларга формалаштылар, мавыктыргыч ярышларда һәм эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәм бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.