2018 нче елның 15 нче декабрендә Алексеевск районының «Забота» приютында тәрбияче Наталья Владимир кызы Маслова «Водолазлар ярдәмгә ашыга» дигән физик культура буенча ял сәгате үткәрде. Ул тәрбияләнүчеләрнең водолаз һөнәре турындагы белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту; чыдамлылык, җитезлек, көтелмәгән очракларда тиз генә хәрәкәтне үзгәртә алу кебек физик сыйфатларны үстерү максатыннан үткәрелде.
2018 нче елның 14 нче декабрендә «Забота» приютында тәрбиячесе Марина Василий кызы Сәгыйдуллина җитәкчелегендә мәктәп яшендәге балалар «Киләчәк өчен сайланачак һөнәр турында хыялланып алыйк әле» темасына инша яздылар.
Әлеге дәреснең максаты: «Киләчәк өчен сайланачак һөнәр турында хыялланып алыйк әле» дигән темага фикер йөртә өйрәнү.
Җиде төсле чәчәк
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру кысасында 17нче декабрьдә үзәк белгечләре белән берлектә А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейның 6нчы сыйныф укучылары 26 инвалид бала һәм 8 ата-ана өчен “Җиде төсле чәчәк» исемле спектакль күрсәттеләр. Спектакльдән соң бергәләшеп төрле уеннарда катнаштылар, шигырьләр сойләделәр, җырлар җырладылар.
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен «Безнең бармаклар арыды» дигән темага мастер – класс үткәрде.
Чараның максаты –кул бармакларының буыннар авыртуны кисәтү буенча профилактика.
Буыннар өчен шундый гимнастика өлкәннәргә ярдәм итә, бигрәк тә артроза авыруын алга таба булдырмаска булыша. Катнашучылар мастер класстан барлык хәрәкәтләрнең салмак һәм акрын булганын күрделәр. Белгеч авыртулар булганда күнегүләр ясауны туктатырга киңәш итте.
Социаль хезмәт алучылар бармакларын өстәл кырыена куеп, куллар ярдәмендә күләгәдә образлар тудырып уйнадылар.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның арыганлыгы, баш авыртуы бетә, психоэмоциональ торышы яхшыра. Хәтер, игътибар, фикерләү, ишетү, күз алдына китерү, хыял барышы арта.
Чарада 6 кеше катнашты.
“Тегүчелек эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында “Веста” Үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен йомгаклау дәресе үтте.
Быел Нурлат шикәр заводы 60 еллык юбилеен билгеләп үтә һәм шушы бәйрәмгэ багышлап «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Ретро-терапия» технологиясе кысаларында заводта 32 ел эшләгән Урлаткина Любовь янына бардылар.
Ел саен 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Халыкара инвалидлар көне кысаларында күп чаралар үткәрелә һәм быелгы ел да искәрмә булмады. Социаль-тернәкләндерү бүлегендә «Йөрәк җылысын бүләк итәбез» девизы астында төрле концертлар, мастер-класслар, иҗади чыгышлар узды. Мәдәният-ял итү үзәге, яшьләр үзәге, балалар һәм яшьләр иҗаты сарае, музыка мәктәбе иҗат коллективлары бүлек кунаклары булдылар. Тернәкләнүчеләр балаларның чыгышларын аеруча җылы каршы алдылар. Барлык инвалидлар да күтәренке кәеф белән калдылар..jpg)
.jpg)

Уйлап чыгару, иҗат итү балаларның яраткан шөгыле. Безнең приютта Гордеева Г.А. җитәкчелек иткән оешма балаларның күңеленә хуш килде. Балалар оешманың һәр дәресен көтеп алалар. Гордеева Г.А. балалар белән шөгыльләнеп, аларны үз куллары белән аппликцияләр ясарга өйрәтә. Эш барышында балалар бер –берсе белән аралашырга, кабырчыклардан зур уенчыклар ясарга өйрәнделәр, иҗади сәләтләрен үстерделәр. Дәрестә табигать ресурсларына сакчыл караш тәрбияләнде.
14 декабрь 2018 ел, җомга
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Зарарлы гадәтләр” дигән буклетлар әзерләү буенча дәрес узды.
14нче декабрь, 2018 нче ел,җомга.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә массаж ясаучы шәфкать туташы Гуллю Мустафаева умыртка сөяге һәм баш мие тамырлары кысылган очракта массажның роле турында мастер - класс үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны массаж ясау алымнарына һәм ысулларына өйрәтү, кан әйләнешен яхшыртуда Кузнецов иппликаторының роле.
Массаж кеше организмына күп яклап уңай тәэсир итә. Массаж барышында кан әйләнеше яхшыра һәм лимфа җепләренең эшчәнлеге арта. Нәтиҗәдә күзәнәкләрнең туклануы яхшыра һәм алар кислородка байый. Массаж ясау техникасын яхшы белгән очракта гына чын дәрәҗәдә дәвалануның файдасын күрергә мөмкин.
Мастер- класс дәвамында социаль хезмәт алучылар түбәндәге массаж ясау алымнарына һәм ысулларына өйрәнделәр: сыпыру, суккалау, уып алу һәм сөртү. Гуллю Мустафаева массаж ясауда куллана торган берничә массажер һәм Кузнецов иппликаторы белән эшләү юлларын күсәтте. Чара ахырында социаль хезмәт алучылар бер-берсенә массаж ясап, тәкъдим ителгән ысулларны ныгыттылар. Алар мастер -класстан зур канәгатләнү хисе белән таралыштылар.
Чарада 10 кеше катнашты.