Быел Нурлат шикәр заводы 60 еллык юбилеен билгеләп үтә һәм шушы бәйрәмгэ багышлап «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Ретро-терапия» технологиясе кысаларында заводта 32 ел эшләгән Урлаткина Любовь янына бардылар. "60-70 елларда заводта хезмәт кулдан эшләнэ иде, автоматлаштырылган компьютерлар юк иде. Хәзер компьютер буенча технологик процессларны күзәтеп кнопкага гына басып эшлилэр», - дип сөйли Любовь Ивановна. Ул аз сүзле булса да, аның күп санлы грамоталары һәм медальләре иң яхшы хезмәткәрләрнең берсе булуы турында сөйли. Чөнки заводның тарихы нәкъ менә шундый хезмәт сөючән кешеләрнең язмышы белән бәйле. Саубуллашканда, белгечләр Любовь Ивановнага сәламәтлек һәм аның шундый ук шат күңелле калуын теләделәр.