«Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар узды.

2018 елның 14 декабре, җомга

Ел саен 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Халыкара инвалидлар көне кысаларында күп чаралар үткәрелә һәм быелгы ел да искәрмә булмады. Социаль-тернәкләндерү бүлегендә «Йөрәк җылысын бүләк итәбез» девизы астында төрле концертлар, мастер-класслар, иҗади чыгышлар узды. Мәдәният-ял итү үзәге, яшьләр үзәге, балалар һәм яшьләр иҗаты сарае, музыка мәктәбе иҗат коллективлары бүлек кунаклары булдылар. Тернәкләнүчеләр балаларның чыгышларын аеруча җылы каршы алдылар.  Барлык инвалидлар да күтәренке кәеф белән калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International