«Безнең бармаклар арыды» дигән темага мастер – класс 17 декабрь 2018нче ел, дүшәмбе

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт  алучылар өчен «Безнең бармаклар арыды» дигән темага мастер – класс үткәрде.

Чараның максаты –кул бармакларының буыннар авыртуны кисәтү буенча профилактика.

Буыннар өчен шундый гимнастика өлкәннәргә ярдәм итә,  бигрәк тә артроза авыруын алга таба булдырмаска булыша. Катнашучылар мастер класстан  барлык хәрәкәтләрнең салмак һәм акрын булганын күрделәр. Белгеч авыртулар булганда күнегүләр ясауны туктатырга киңәш итте.

Социаль хезмәт алучылар бармакларын өстәл кырыена куеп, куллар ярдәмендә күләгәдә образлар тудырып  уйнадылар.

     Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның арыганлыгы, баш авыртуы бетә, психоэмоциональ торышы яхшыра. Хәтер, игътибар, фикерләү, ишетү, күз алдына китерү, хыял барышы арта.

Чарада 6 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International