ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова һәм социаль эш буенча белгеч Татьяна Коваль 2018 нче елның 10 нчы декабрендә 11 нче санлы социаль участокта һәм Иске Чишмәле авыл җирлегендә “Без сезгә кунакка барабыз” дигән акция уздырдылар.

            “Бакчачылык эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында “Веста” Үзәгендә “Яңа ел уенчыклары ясау” дип аталган дәрес үткәрелде.

    2018 елның 13 декабрендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгэ һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлия Мифтахова һәм Алия Загидуллина һәм «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Кукмормакс» кинотеатрында хәйрия  нигезендә мультфильм карау оештырылды

12 декабрь көнне Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Усманова Тәгъзимә  Рамазан  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Тәгъзимә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зариповның тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”  “Без сәнгатьле халык” район күләм бәйгесендә катнашты

  “Игелекле кнопкалар”


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елның 12 нче декабрендә Алексеевск районының «Забота» приютында тәрбияче Наталья Владимир кызы Маслова мәктәп яшендәге балалар белән иң мөһим әхлакый кыйммәтләрне (яхшылык, хөрмәт һәм мәхәббәт) формалаштыру, үз гамәлеңне анализлау сәләтен үстерү максатыннан «Яхшылык явызлыкны җиңәр» дигән дәрес үткәрде.

13 декабрь 2018 ел, пәнҗешәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак булыгыз – җәяүле” дигән танып – белү  эшчәнлегенә карата шөгыль булып узды.

“Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” шөгыльләр курсы кысаларында “Веста” Үзәге белгече Алевтина Коровина тарафыннан 9 нчы санлы социаль участокта мөмкинлекләре чикле, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнелүче 13 бала өчен  “Вандализ нәрсә ул?” дип аталган дәрес үткәрелде.

Һәр баланың куңелендә матурлыкка омтылыш яши. Балалар уйларында булганнарны рәсем аша чагылдырырга яраталар. Әгәр балага карандаш яки буяу бирсән, ул дөньяга карашын чагылдырган рәсемнәр иҗат итә, аның фикерләү, иҗади сәләте формалаша.  Ә баланы ясарга  өйрәту, юшәлеш биру ул безнең бурычыбыз. Буген Сибгатуллина Алсу  балаларны юеш өслектә рәсем ясау алымнары белән таныштырды. Алар юеш битләргә чеби рәсеме төшерделәр. Чебине йомшак булып күренерлек итеп ясады балалар. Бугенге дәреснең максаты укучыларны төрле төсләр белән идарә итеп юеш өслектә ясарга өйрәтү, рәсем сәнгате белән таныштыруны дәвам итү. Рәсем сәнгате кызыклы, үзенә җәлеп итеп хыял дөньясына әйди. Балалар аерыла алмый иҗатка чумды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International