“Тегүчелек эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында “Веста” Үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен йомгаклау дәресе үтте. Максат: 2018 елда башкарылган эшләргә йомгак ясау, киләсе елга эш планын билгеләү.
Әлеге елда үзәк белгечләре тарафыннан барлыгы 23 дәрес уздырылды. Аларның кайберләренә мастер-волонтерлар җәлеп ителде. Шулай итеп, катнашучылар бер ел эчендә берничә этап буенча эш алып бардылар. Модельләштерү буенча макет модельләштерү, формулалар кулланып фигурадан өлгеләр алдылар, шулай ук «Ред кафе» программасы ярдәмендә модельләштерү, өлгеләр сызу өйрәнелде. Дәресләр барышында гади һәм аннан да катлаулырак булган юбка тегү, постель комплектлары, көнкүреш кирәк-яраклары тегәргә өйрәнделәр. Атлас тасмалардан кием-салым, чәч, панно һәм башкалар өчен аксессуарлар ясарга өйрәнделәр. Бигрәк тә киемне ремонтлау һәм реконструкцияләү дәресләре катнашучыларны кызыксындырды. Биредә алар әзер эшләнмәләрне (юбка, пәлтә, чалбар) ны дөрес кыскартырга, үзгәртергә, өс киемендәге замокларны алыштырырга, өс киемнәренең эчке катламын ремонтларга өйрәнделәр. Бәйләү буенча дәресләр барышында пледлар, снуд, декоратив чәчәкләр, шулай ук кечкенә балалар өчен уенчыклар бәйләделәр. Ә лоскутлы техника (пэчворк) буенча очрашуларда лоскутлар һәм лента кулланып күләмле чәчәк панносы ясадылар. Ел ахырында балалар өчен төрле уенчыклар, һәм шул исәптән Яңа ел уенчыкларын әзерләүгә багышланган мастер-класслар үткәрелде.
Очрашу ахырында катнашучылар яшь белгечләргә һәм волонтерларга чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр, киләчәктә дә уңышлар теләделәр.