2018 нче елның 14 нче декабрендә «Забота» приютында тәрбиячесе Марина Василий кызы Сәгыйдуллина җитәкчелегендә мәктәп яшендәге балалар «Киләчәк өчен сайланачак һөнәр турында хыялланып алыйк әле» темасына инша яздылар.
Әлеге дәреснең максаты: «Киләчәк өчен сайланачак һөнәр турында хыялланып алыйк әле» дигән темага фикер йөртә өйрәнү.
Һәр кеше-социаль шәхес. Картайгач, күпмедер күләмдә пенсия алу өчен, эшләргә кирәк. Сайланган һөнәр акча гына түгел, кешегә рәхәтлек тә, канәгатьлек тә бирергә тиеш. Һөнәр сайлауга бик җитди карарга кирәк.
Балалар үзләрен өлкәннәр урынына куеп карарга яраталар. Кызлар, күбесенчә, укытучы, табиб, чәчтараш һөнәрләрен сайлый. Хәзерге заман малайларының космонавт та, капитан да буласылары килми инде. Хәзер башка һөнәрләр өстенлек ала. Барысы да я программист, я юрист, я финансист, я банк хезмәткәре булырга хыялланалар. Кайберәүләре үзләренең киләчәген техника белән бәйләргә уйлыйлар. Һәрберсе дә лаеклы һөнәрләр.
Инша язуга балалар бик җитди карадылар, анда алар сайланачак һөнәрләре турында үз хыялларын гына түгел, ә аерым бер һөнәр ияләренә генә хас булган сыйфатлар турында да яздылар.
Балаларның эшләре тулы һәм аңлаешлы килеп чыкты; кайбер балалар, теләк белдереп, үзләренең иншаларын да укыдылар.